Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан 2026 елның 22-26 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә температураның сизелерлек түбәнәюе турында доклад – консультация килде. Якын көннәрдә синоптик вазгыять һәм Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының характеры үзгәрәчәк - кар белән уртача-салкын һава торышын формалаштыручы аз актив циклоны Себер антициклонының каты салкыннар белән аз болытлы позициясенә алмашына. Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез.
Төнлә һава температурасы -14, ..-19° ка кадәр төшәчәк,төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23° ка кадәр; көндез максималь температура -10 ..-15° тәшкил итәчәк,төньякта һәм көнчыгышта -20°ка кадәр. Җомга һәм ял көннәрендә, 23-25 гыйнварда, явым-төшем көтелми. 23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21..-26° кадәр төшәчәк.ТР көнчыгышында һәм түбән районнарда -32°, көндез -17 ..-22 ° булыр дип фаразлана,көнчыгышта -25°га кадәр. 24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25 ..-30° ка кадәр көчәячәк.Урыны белән-35°, көндез -18 ..-24° тан югары булмаячак.
Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә минималь температура -23 ..-28° булган коры салкын һава торышы сакланачак,урыны белән -32°, көндез максималь температура -12°..-17°. 23-26 гыйнварда уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.