Угар газы белән агулану-көнкүрештә газ куллану белән бәйле бәхетсезлек очракларының иң киң таралган сәбәпләренең берсе. Агулану очраклары арту фонында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак йортларда газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Газ исе белән агулануны профилактикалауның төп кагыйдәләрен истә тоту мөһим: Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен: Газ приборлары эшләгәндә форточканы ачык тотыгыз. Газ котелы яки колонка эшләгәндә суырткычны кабызмагыз. Бер очракта да йорт яки фатирны үз белдегегез белән газлаштырмагыз, газ приборларын күчермәгез, алыштырмагыз һәм ремонтламагыз! Төтен һәм вентиляция каналлары конструкциясен үзгәртмәгез. Вентиляция рәшәткәләрен япмагыз. Фатирны җылыту өчен газ плитәсен кулланмагыз.
Шәхси йортларда яшәүчеләр өчен: Ут тулысынча сүнгәнче камин яки мичнең төтен чыгару капкачын япмагыз. Төтен юлларының торышын күзәтегез-алар корым яки боз белән капланган булырга мөмкин. Даими рәвештә мич һәм каминнарны карагыз – ярыклар аша газ бинага үтеп керә алмыймы.ь Газ чыгу датчигын куегыз.
Гомуми кагыйдәләр: Газ җиһазларын кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерегез. Эшләп торган газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәте хезмәткәрләренең фатирга/йортка керү мөмкинлеген тәэмин итегез.
Газ исе чыкканда яки агулануның беренче симптомнары (баш авырту, күңел болгану, баш әйләнү) булганда, газ приборларын сүндерегез, тәрәзәләрне ачыгыз һәм бинадан чыгып китегез, 104, 112 шалтыратыгыз. Газ газ хезмәте телефоны: 8 (84344) 2-85-76.