Аксубай үзәк китапханәсе чаралары.

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү һәм Татарстанда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан балалар китапханәсендә «Мир Тукая / Тукайның дөньясы»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең балаларны игелеккә, туган якка һәм табигатькә мәхәббәткә өйрәтүче шигырь һәм әкиятләр җыентыклары тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Шуннан соң балалар аның «Туган тел», «Балага», «Кошларга», «Бала һәм Күбәләк», «Кызыклы шәкерт»кебек шигырьләрен укыды. Моннан тыш, балалар Тукай әкиятләре белән танышып әлеге әкиятләр персонажлары турында фикер алышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International