Аксубай үзәк китапханәсендә социаль кунакханә кысаларында “Татар поэзиясендә «Өч «Т»: Тукай, Такташ, Туфан» әдәби-шигърият кичәсе оештырылды.

2026 елның 23 гыйнвары, җомга
Чарада «Нежность»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерү ярдәме алучы пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Башта кунакларга район тарихына, китапханәгә читтән торып экскурсия тәкъдим ителде, «Аксубай ягының танылган кешеләре», «Аксубай  язучылары, шагыйрьләре, журналистлары»А-1 форматындагы зур китаплар белән танышу булды. Чара барышында: өч шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Өч шагыйрь – Тукай, Такташ, Туфан " әдәби викторинасы үткәрелде;  катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз, читаем Тукая вместе»проектына кушылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International