2026 елның 22 гыйнварында «2025 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, юридик ярдәмне һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу департаменты директоры Роман Евгеньевич Рябый, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы катнашты.

 Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова чыгыш ясады.

ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үзенең докладында билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 122 000 гражданлык хәле акты теркәлгән, 534 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.

11 меңнән артык бала (32%) Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша - «бала туу»суперсервисы ярдәмендә теркәлгән.

2025 елда республика ЗАГС органнары тарафыннан никахлашу турында 24 097 акт теркәлгән. Шул ук вакытта иң өлкән кияүнең яше 92 (Азнакай районы), ә 3 кәләшнең яше 84 (икесе Казан шәһәреннән һәм берсе Түбән Кама муниципаль районыннан).

Шунысы куанычлы: республикада аерылышу турында теркәлгән актлар саны тотрыклы рәвештә кими бара – хисап чорында 10 815. Аерылышу турындагы актларның кимүе дүртенче ел күзәтелә. Никахны өзү турындагы актларның 74% тан артыгын республиканың ЗАГС органнары суд карарлары буенча рәсмиләштергән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International