КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ.

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Көнбатыш Кама аръягы (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай,Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары) буенча 2026 елның 27 гыйнвары 18 сәгатьтән 28 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр: Болытлы. Төнлә урыны белән көчле кар.

Урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..- 15˚. Көндез максималь температура -10..-13˚. Юлларда бозлавык.

Узган тәүлектә метеорологик хәл

Узган тәүлеккә уңайсыз метеорологик күренеш: һава температурасының -30 ка кадәр төшүе фаразланды.

Фараз акланды.

Узган тәүлектә республикада аномаль-салкын һава торышы сакланып калды. Кичә көндез максималь температура -13 тән -24 кә кадәр иде, бүген төнлә минималь температура -19,-24˚ тәшкил итте, урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда -25..-30˚булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International