19 гыйнвардан башлап безнең районның гомумбелем бирү оешмаларында, «Цифрлар дәресе» бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында, «Касперский лабораториясе» компаниясеннән «Галәмдә киберкуркынычсызлык» темасы буенча чираттагы дәрес үткәрелә. . Дәресне Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АНО оештыра. Дәрес 1-11 сыйныф укучыларына адреслана һәм укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, укучыларда цифрлы мохиттә үз- үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелә. Дәрестә укучылар Җир һәм космик объектлар арасында мәгълүматлар ничек тапшырылуын, бу процесста нинди куркынычлар туарга мөмкинлеген һәм мәгълүматны саклау өчен нинди чаралар кулланылуын, шулай ук иярчен элемтә ничек эшләвен, телеметрия нәрсә ул, элемтәнең «караңгы тәрәзәләре» кайда барлыкка килә һәм сигналларны алмаштыру нәрсә белән куркыныч булуын беләчәк.