27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград блокадасы бетү көне билгеләп үтелә. Тәрбияче Рәисә Гайнуллина " Ленинград. Блокада. Хәтер"исемле хәтер сәгате уздырды. Анда тәрбияләнүчеләр шәһәрне саклаучылар, Тормыш юлы, Ленинград халкының ныклыгы турында сөйләште, шулай ук авыр блокада вакытын кичергән шаһитларның истәлекләрен укыдылар. Чара ахырында катнашучылар үз хисләрен рәсемнәрдә чагылдырды.