«Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Кагыйдәләрнең ял көннәре юк»дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты-тәрбияләнүчеләрнең юлда куркынычсызлык турында белемнәрен ныгыту, аларның игътибарлылыгын һәм җаваплылык хисен үстерү. Катнашучылар, командаларда эшләгәндә, иллюстрация һәм видеоматериаллар белән озатылган сорауларга җавап бирделәр. Мондый интерактив дәресләр үткәрү - юл хәрәкәтендә грамоталы һәм җаваплы катнашучыларны формалаштыруда мөһим элемент булып тора һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.