«Татарстанда кыш» чарасы кысаларында Аксубай туган якны өйрәнү музее Мюд авыл
җирлеге бәйрәмендә катнашучылар өчен оештырылган урам уеннарына һәм күңел
ачуларга актив кушылды. Музей хезмәткәрләре "боҗралар" уеннары әзерләгән ,көч һәм
җитезлекне тикшереп егетләр көянтә белән чиләкләр ташыды!
Поселок халкы кышкы шатлык һәм күңел ачу атмосферасына чумды!