Бүген Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар ил"XXIX төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты
фестивале узды. Фестивальнең финалында Аксубай муниципаль районы коллективы —
"Оляпка" рус җыры балалар ансамбле искиткеч чыгыш ясап, мактаулы беренче урынны
яулады!
Коллектив җитәкчесе Марина Анатольевна Царегородцеваны чын күңелдән котлыйбыз.
Ансамбльгә яңа иҗади уңышлар һәм якты чыгышлар телибез!