Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге искәрткәнчә, яз килү һәм җылы
һава торышы белән бергә талпаннар сезоны башлана. Алар кышкы йокыдан иртә язда +1 .
+3 °та уяна, +10 ° та аеруча активлашалар. Шуңа күрә инде март-апрельдә алар белән
очрашуга тулысынча әзер булырга кирәк.
Талпаннар белән йөртелә торган барлык авырулардан прививкалар әлегә эшләнмәгән,
әмма иң дәһшәтле – талпан энцефалитыннан - вакцинацияләнергә мөмкин һәм кирәк.
Талпан энцефалитыннан вакцинация-тиз процесс түгел: тулы курс өчен ярты ай
кулланыла. Шуңа күрә яңа сезонга алдан әзерләнергә кирәк. Февраль-вакцинация башлау
өчен оптималь вакыт.
План тәртибендә һөнәри хәвеф-хәтәр төркемнәрендәге затлар мәҗбүри вакцинацияләнергә
тиеш:
-вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләргә чыгучылар;
-талпаннар белән контактта булу куркынычы зур булган эшләр башкаручы затлар (агач
әзерләү, авыл хуҗалыгы һәм гидромелиорация эшләре, экспедицияләр, урманны чистарту
һәм төзекләндерү һ.б.).
Вакцинация ике тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь
интервал – 1 ай.
Бик мөһим! Вакцинациядән соң иммунитет эшләп чыгару өчен кимендә ике атна кирәк,
шуңа күрә прививка курсы (ике прививка) имин булмаган территориягә чыгуга бер айдан
да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Талпан вируслы энцефалитына каршы иммунитетны хуплау өчен-бер елдан ревакцинация
ясарга кирәк. Аннан соңгы ревакцинацияләр 3 ел саен үткәрелә. Белгечләр вакцинацияне
озакка сузмаска киңәш итә. Ноябрьдән мартка кадәр оптималь прививка ясатырга. Вакыт
аз булса, тизләтелгән схема: ике атна аралыгында ике прививка ясату мөмкин.
Ревакцинация өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Татарстан Республикасында талпан вирус энцефалиты буенча эндемик территорияләр
исемлеге белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында
танышырга мөмкин.