Бу вакыйга гадәти ирекле акция кысаларыннан чыгып, яшь буынга һәрьяклап ярдәм
итүнең конкрет эшләрдә ничек тормышка ашырылуын ачык күрсәтте. Визит «Яшьләр һәм
балалар»милли проекты идеяләрен тормышка ашыруның ачык мисалы булды.
Яшьләр безнең студентлар өчен кызыклы мастер-класс үткәреп кенә калмады, белем һәм
тәҗрибә уртаклаштылар, бердәм рәвештә территорияне кардан чистартырга булыштылар.
Нәтиҗәле эштән соң барысын да тәмле төшке аш һәм җылы аралашу көтә иде.
Мондый очрашулар бәяләп бетергесез, алар уку йортлары арасындагы элемтәләрне
ныгыта, уңай энергия бирә һәм безнең яшьләрнең актив, ярдәмчел һәм хезмәт сөючән,
дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер кешеләр булуын күрсәтә.
«Мирас» отрядына һәм Казан федераль университетына визитлары өчен рәхмәт
белдерәбез һәм яңа очрашулар көтәбез!