2 февральдән 8 февральгә кадәр бөтен ил буенча онкология авыруларын профилактикалау атналыгы уза.

2026 елның 6 феврале, җомга

Кадерле Аксубай районы халкы! 2 февральдән 8 февральгә кадәр бөтен ил буенча

онкология авыруларын профилактикалау атналыгы уза. Бу безнең һәм якыннарыбызның

сәламәтлеге турында сөйләшергә мөһим сәбәп.

Кызганычка каршы, саннар бик кырыс: безнең районда онкология авырулары – үлемнең

икенче төп сәбәбе, шул исәптән хезмәт яшендәге кешеләрнең дә гомерен өзә. Бу

гомумдөнья проблемасы, һәм безнең район-искәрмә түгел.

Яман шеш авыруларының яртысын диярлек яшәү рәвешен үзгәртеп кисәтеп була.

Профилактика безнең кулда: тәмәке тартудан баш тарту, сәламәт туклану, авырлыкны

контрольдә тоту, алкогольдә уртачалык һәм гади даими активлык. Икенче, мөһим корал-

иртә диагностика. Болар барысы да сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән «озак һәм актив

тормыш» милли проекты максатларына туры килә.

Районның сәламәтлек саклау системасы моның өчен барысын да эшли. ММИ буенча

диспансеризация кысаларында бушлай скрининглар-бу авыруны иртә, дәвалана торган

стадиядә ачыклау өчен реаль шанс. 2025 елда гына да диспансерлаштыру нәтиҗәсендә 56

якташыбызның онкологиясе вакытында ачыкланган!

Безнең районда төгәл ниләр эшләнә?

Тикшеренүләр исемлеге киңәйтелә: 2026 елдан хатын-кызлар өчен ВПЧ онкоген

штаммнарына мөһим анализ кертелә.

Җиһазлар яңартыла: үзәк район хастаханәсендә эчәклекне төгәл диагностикалау өчен яңа

колоноскоп эшли инде. Тикшеренүгә үз табибың аша язылырга мөмкин.

Барлык төп скрининглар эшли: хатын – кызлар өчен маммография, ирләр өчен ПСА

анализы, ашказаны һәм эчәклекне тикшерү-болар барысы да диспансеризация

кысаларында мөмкин.

Үзегезне саклагыз! Сезнең сәламәтлек – гаиләгез һәм районыбыз иминлегенең нигезе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International