8 февральдә Әлмәттә халык уен коралларында башкаручыларның УРСАЛ ТАУДА халыкара конкурсы узды

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан (Казан, Н.Челны, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән,

Зәй, Баулы, Азнакай, Җәлил, Чирмешән, Аксубай) һәм Башкортстан

егетләре халык уен коралларында (домра, балалайка, гитара, баян,

аккордеон, гармун) башкару осталыкларын күрсәттеләр.

. Аксубай район мәдәният йорты баянчылары (җитәкчесе Татарстан

Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова)

Әлмәттән зур җиңүләр белән кайтты.!

"Аксубай егетләре" исемле өлкән ансамбле 1 нче урын,ә кече ансамбль

2 урын яулады.

"Солист" номинациясендә Глеб Мясников 1 урын, Ксения Романова 2

урын (өлкән төркем). Рамзан Сабиров 1 урын, Тимур Митрофанов 1

урын, Петрянкин Тимофей 3 урын, Гайнатуллин Егор 3 урын,

Насртдинова Айгөл 3 урынга (кече төркем) ия булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International