Хәрби дан елын бәйрәм итү кысаларында "Хыял " социаль приютында
мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Солдатка открытка" иҗат остаханәсе
оештырылды. Чара балаларның Ватаныбызны яклаучы кешеләргә
рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерүенә юнәлдерелде. Чара башында
балалар белән солдатларның кем булуы, аларның ни өчен безнең ил өчен
мөһимлеге һәм ни өчен без аларны хөрмәт итәргә тиешлеге турында
әңгәмә үткәрелде. Балаларга , бүген алар өйдән ерак урнашкан солдатлар
өчен бүләкләр булдырып, чын ярдәмчеләр булачагын анлаттылар.
Балалар бик теләп открыткалар ясады .Открыткаларда флаглар, Георгий
тасмалары, чәчәкләр, йөрәкләр сурәтләре, шулай ук җылы сүзләр һәм
теләкләр урнаштырылды.