Район башлыгы Алмаз Мингулов рәислегендә урынбасарлар, бүлек башлыклары, шулай
ук җирлек башлыклары, хезмәт һәм оешма җитәкчеләре катнашында атналык эшлекле
киңәшмә узды.
Үткәрү урыны итеп капиталь ремонттан соң Иске Ибрай авыл мәдәният йорты бинасы
сайланды. Бу районда социаль объектларның ничек үзгәрүенең ачык мисалы.
Көн тәртибендә элек бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, гадәттән тыш
хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләреннән агымдагы вәзгыять
турында оператив мәгълүмат тыңлау, шулай ук «Лениногорскгаз» ЭПУ директоры
Александр Петрович Мартынов һәм Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Викторовна
Зюзинаның 2025 елдагы эш йомгаклары турындагы отчеты торды.
Яңартылган учреждениеләр мәйданчыкларында киңәшмәләр уздыру күркәм традициягә
әверелә, ул урында эш нәтиҗәләрен бәяләргә һәм территория үсеше турында предметлы
диалог алып барырга мөмкинлек бирә.