MAX - аралашу һәм көндәлек проблемаларны чишү өчен барлык кирәкле
коралларны берләштерүче универсаль эшләнмә. Мессенджер Россия
Президенты Владимир Путин кушуы буенча чит ил платформаларына
куркынычсыз альтернатива буларак ясалган. MAX мессенджерында
"Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре" махсус чат-боты эшли
башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны ерактан, дәүләт
учреждениеләренә бармыйча алырга мөмкин. Республика халкы биредә
счетчиклар күрсәтмәсе бирә ала, торак-коммуналь хезмәтләр һәм
салымнар түли, табибка языла һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана
ала. Яңа сервисны куллану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын
урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле бот табарга кирәк.