Искә алу очрашуына районның ветеран-интернационалистлары, җитәкчеләр, "Беренче хәрәкәт" активистлары, яшь армиячеләр, "Форпост" әгъзалары һәм Аксубайда яшәүчеләр җыелган иде.
"Ун ел дәвамында безнең солдатлар Ватанның суверенитетын сакладылар. Без сезгә үз интернациональ бурычыгызны намус белән үтәгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Һәлак булган батырларның туганнары алдында баш иябез", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Алмаз Миңгулов.
Без һәлак булган якташларыбыз: Мансур Гыйззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхәт Насретдинов, Фәрхад Сафиуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов исемнәрен мәңгегә саклап калачакбыз. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм гранит плитәгә чәчәкләр салдылар.