Йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен дөньяда үлемгә китерүче төп сәбәп булып кала.
. БСО мәгълүматлары буенча, алар ел саен якынча 17,9 миллионлаган кеше гомерен ала. Шул ук вакытта 80% кадәр очрак вакытыннан алда йөрәк өянәге һәм инсульт керә.
.
Безнең йөрәккә нәрсәләр зыян китерә?
- Тәмәке тарту - кан тамырларына зыян китерүче һәм югары басымы иң куркыныч факторларның берсе булып тора.
- Сәламәт булмаган туклану - тозның, шикәрнең, трансмайларның артык булуы да сәбәп булырга мөмкин.
- Түбән физик активлык - гиподинамия йөрәкне зәгыйфьләндерә һәм
авырлыкны арттыруга ярдәм итә.
- Югары кан басымы - "тыныч үтерүче" дип санала, ул еш кына
симптомсыз була.
- Шикәр диабеты һәм артык авырлык.
- Хроник стресс кичерү һәм йокы җитмәү.
- Нәселдәнлек - якыннарыңда йөрәк авырулары булу.
Йөрәккә ничек ярдәм итәргә: гади, ләкин эффектив адымнар:
1 Хәрәкәт ул - тормыш: ким дигәндә атнага уртача физик активлык 150 минут тәкъдим ителә. Бу тиз йөрү булырга мөмкин мөмкин,йөзү, велосипедта йөрү яки бию.
2. Баланслы диета: яшелчәләр, җиләк-җимешләр, балык, зәйтүн мае йөрәк өчен иң файдалы бвулып санала. Ярымфабрикатлар, татлы эчемлекләр һәм татлы ризыклар куллануны чикләгез.
3. Даими тикшерүләр: кан басымын, холестерин һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз. Ел саен терапевтта профилактик тикшерү кагыйдә үтәргә кирәк.
4.Начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк: тәмәке тартуны туктату һәм берничә айдан соң спиртлы эчемлекләрне чамалы куллану кан тамырларының торышын сизелерлек яхшыртачак.
5.Стресс белән идарә итү: медитация, сулыш практикасы, хобби һәм сыйфатлы йокы (тәүлегенә 7-9 сәгать) йөрәк-кан тамырлары системасына йөкне киметергә ярдәм итә.
6.Борчылу симптомнарын белү: күкрәктә авырту яки уңайсызлык, сулыш кысылу, баш әйләнү, салкын тир бәрү, күңел төшү - бу билгеләр йөрәк проблемаларын күрсәтә ала һәм шунда ук табибка мөрәҗәгать итүне таләп итә.
7.Йөрәк һәм технологияләр: заманча гаджетлар - акыллы сәгать, фитнес- беләзекләр - пульсны, физик активлыкны күзәтергә һәм хәтта ЭКГ ясарга ярдәм итә. Озак еллар йөрәгегезнең ритмы тигез һәм көчле булсын!