Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) MAX мессенджерында ачык рәсми канал булдырды, анда республикада санитар-эпидемиологик хәл, сәламәт яшәү рәвеше, йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау, контрольдә торучы затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм башка актуаль материаллар турында мәгълүмат урнаштырыла.
Каналга сылтама буенча https://max.ru/rpn_rt яки квар-кодны сканерлап язылырга мөмкин.