«Ватанга чын ирләр хезмәт итә»концерт программасы.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватанны

саклаучылар көненә багышланган «Ватанга чын ирләр хезмәт итә» дигән концерт

программасы узды. Чарага бабайлар, әтиләр һәм абыйлар чакырылган иде.

Тантаналы өлеш башында приюттта тәрбияләнеп махсус хәрби операция уздыру

зонасында һәлак булган истәлегенә бер минут тынлык булды.

Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен шигырьләр, заманча бию номерлары һәм

патриотик җырлар башкарып күрсәтте. Бәйрәм чарасы барлык ир-атларны котлау

һәм аларга тәрбияләнүчеләр ясаган истәлекле бүләкләр тапшыру белән

тәмамланды.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар сыйфатында «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар

иҗтимагый оешмасы активистлары катнашты, алар гитара астында музыкаль

номерлар башкарды. Чара ахырында кунаклар балалар белән бергә патриотик

җырлар башкардылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International