Физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры.

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

2026 елның 19-22 февралендә Татарстан Республикасында физкультура буенча

төбәк этабы узды. Олимпиадада Казан һәм Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, 45

муниципаль районнан 350 гә якын укучы катнашты.

Аксубай районыннан Иске Ибрай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Бикушева

Лилия һәм Савгачево урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Николаев Кирилл

чыгыш ясады.

Ярышлар 3 турда узды - катнашучылар бик яхшы физик әзерлек кенә түгел, ә

характер, дисциплина һәм җиңүгә омтылышларын да күрсәтте.

Компетентлы жюри: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты

белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган укытучылары

эшләде.

Бикушева Лилия физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк

этабында призер булды!

Лилияне призлы урын белән котлыйбыз! Аның остазы Бикушев Рәис Харисовичка

әзерлек өчен рәхмәт белдерәбез! Спорт киләчәктә дә яңа үрләргә ирешергә

ярдәм итсен!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International