Җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе.

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев

катнашында район Советының йомгаклау утырышында җирле авыл хуҗалыгы

товар җитештерүчеләренең продукцияләре күргәзмәсе узды.

Анатолий Самаренкин КФХының гөмбә цехында яңа өзелгән һәм киптерелгән

гөмбәләр тәкъдим ителде. КФХ Валерий Сапеев сыйфатлы кошчылык

продукциясен күрсәтте. Кузьмин Сергей крестьян-фермер хуҗалыгында үскән

лаләләр, Вафин Ринат хуҗалыгы бал һәм умартачылыкның төрле продукциясен

тәкъдим итте. «Актай» агрофирмасы, нәсел репродукторы сыйфатында чыгыш

ясап, атчылыкта уңышлар күрсәтте. «Аксубай» СППСК һәм Лилия Сафина ИП

югары сыйфатлы ит ярымфабрикатлары тәкъдим итте. Казылык продукциясенең

киң ассортиментын «Чистай «ХК» АҖ һәм ИП Ефимова Маргарита тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International