Район мәдәният йорты залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Васил Шәйхразиев катнашында муниципаль район Советы утырышы узды.
РДК холлында кунакларны үзенчәлекле «тере коридор " барлыкка китереп традицион
милли костюмнар кигән хезмәткәрләр каршы алды. Балалар бакчаларында
тәрбияләнүчеләр Аксубай районының мәдәни күптөрлелеген күрсәтеп, өч телдә
спектакльләр күрсәтте. Чарада катнашучылар өчен җирле осталарның эшләре
күргәзмәләре оештырылды: «Борынгы Славутница серләре», «Татар баш киемнәре»
экспозицияләре, агачка уеп ясау белән шөгыльләнүче рәссам Борис Владимиров әсәрләре,
шулай ук каеннан эшләнгән әйберләр һәм халык осталарының башка экспонатлары. Район
волонтерларының тематик экспозициясе аерым игътибар җәлеп итте.
Район башлыгы Алмаз Мингулов 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш
казанышлары һәм перспективалары турында доклад белән чыгыш ясады, 2026 ел ахырына
кадәрге чорга максатлар һәм бурычлар билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев район
эшчәнлеге нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдереп: «Аксубай районы кайбер
күрсәткечләр буенча алда бара. Шул ук вакытта биредә алга таба үсеш һәм район
позицияләрен ныгыту өчен шактый резервлар бар. Алга баруны дәвам итәбез!»-диде.
Утырыш алдынгы район халкына һәм хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру белән
тәмамланды.