Татарстанда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика
олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Әлеге олимпиада үсеп килүче
буынның Татарстан Республикасы, татар халкы һәм аның территориясендә
яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм барлыкка килү, үсеш тарихы
белән кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә торган уникаль чара булып тора.
Олимпиадада катнашучыларны ТР Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани
исемендәге Татарстан тарихы институтының профессор-укытучылар составы
хезмәткәрләре кергән компетентлы жюри бәяләде.
" Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл УББМ" нең 9 класс укучысы Андреева
Алина, 10 класс укучысы Егорова Анастасия һәм 11 класс укучысы Башатова Анна
мәктәп укучыларының Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика
олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар. Укучыларыбызны һәм
аларның остазы – тарих укытучысы Купцова Наталия Геннадьевнаны әлеге
искиткеч һәм лаеклы җиңү белән котлыйбыз!