Социологик сораштыру.

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2025 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79

номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр округларының һәм

муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, республика һәм

муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр,

акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан

Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт

күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең

нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру уздырыла.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты 18

яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнарны сораштыруда катнашырга чакыра.

Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында

онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән сылтама буенча гамәлгә ашырыла

https://open.tatarstan.ru/polls/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International