Бик тиздән яз җитәчәк, димәк, кар актив эреп бетү сәбәпле, бина түбәләреннән кар
массалары һәм боз сөңгеләре төшүе ихтимал. Түбәдә җыелган кар массасының төшүе бик
куркыныч! Исегездә тотыгыз: боз сөңгеләре еш кына су агымнары өстендә барлыкка килә,
шуңа күрә биналарның фасадларының бу урыннары аеруча куркыныч була. Аларны
читләтеп үтәргә кирәк.
Мондый хәлгә эләкмәс өчен, кирәк:
1 Кар төшүе ихтимал булган иңкү түбәле йортларга якын килмәскә һәм мондый
урыннарда балаларга да булырга ирек бирмәскә;
2 Автомобильләрне кәрнизләрендә боз сөңгеләре һәм кар асылынып торган биналар,
корылмалар янында калдырырга ярамый.;
3 Электр тапшыру линияләре, биналарның һәм кар төшү мөмкин булган башка
объектларның кәрнизләре янында булудан сакланырга;
4 Куркыныч урынның коймасы булганда, койма артына чыгарга тырышмаска, ә куркыныч
урыннарны башка юл белән урап узарга;
5 Урамда колакчыннар киеп йөрмәскә, түбәдән төшкән кар тавышын ишетмәссез.;
6 Әгәр тротуар буйлап хәрәкәт иткәндә сез югарыда шикле шау – шу ишеткәнсез икән-
туктарга, башыгызны күтәрергә һәм анда нәрсә булганын карарга ярамый. Бәлки, бу кар
яисә боз кисәге төшүедер. Бина яныннан качарга ярамый. Мөмкин кадәр тизрәк стенага
сыенырга кирәк, түбә козырегы ышык урын булачак;
7 Түбә кырыеннан кар һәм боз төшкәннән соң, кар һәм боз түбә уртасыннан да төшәргә
мөмкин, шуңа күрә тротуарда элегрәк яуган кар эзләре яки боз сөңгеләреннән тамган
судан калган боз калкулыклары күренсә, бу урынның куркыныч булуын күрсәтә. ;
8 Әгәр дә түбәдән төшкән боз, кар аркасында кеше зыян күргән икән, кичекмәстән
ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
БИНАЛАР ЯНЫНДА ИГЪТИБАРЛЫ ҺӘМ САК БУЛЫГЫЗ!!!