Йомгаклау утырышы алдыннан район мәдәният йорты фойесында берьюлы берничә күргәзмә оештырылды.

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Утырышта катнашучылар патриотик күргәзмәдә булдылар һәм район предприятиеләренең

казанышлары белән таныштылар.

Район волонтерлары махсус хәрби операциядә якташларыбызга ярдәм итү өчен әзерләнгән

әйберләрне күрсәттеләр. Үз продукцияләрен Анатолий Самаренкинның гөмбә цехы,

«Актай» предприятиесе, Әлфира Шакированың «Аксубай» АХКсы, Валерий Сапеев

КФХлары, шулай ук шәхси эшмәкәрләр Маргарита Самимова, Лилия Сафина һәм Ренат

Вафин күрсәттеләр.

Моннан тыш, кунаклар балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең декоратив-гамәли

иҗатын, Бикмуллиннар гаиләсенең эшләнмәләрен, Баланды мәдәният йортының агачтан

эшләнмәләр ясау остаханәсе һәм Трудолюбово мәдәният йортының «Славутница” арт-

терапия халык студиясе эшләрен карадылар. Үзмәшгуль райондашларыбыз күн, гипс һәм

башка материаллардан ясалган кызыклы бизәкләр һәм декор элементларын күрсәттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International