Алабуга районы Аксубай районы эшкуарларын ел саен үткәрелә торган «Кыш озату»
бәйрәменә чакыра, ул Алабуга шәһәрендә 28 февральдә «Молодежный»стадионында
узачак.
Чаралар программасына төрле халык уеннары, "Бурановские бабушки" фолк-коллективы
концерты һәм җирле җитештерүчеләр товарлары ярминкәсе кертелгән.
Катнашу сезнең продукцияне Алабуга районында яшәүчеләр һәм күрше территорияләр
вәкилләре алдында тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Фермер
продуктлары, сувенирлар һәм халык иҗаты әйберләре сату өчен махсус мәйданчык
оештырылган.
Моннан тыш, без фестиваль кунаклары өчен бик күп потенциаль сатып алучыларны һәм
партнерларны җәлеп итүгә ярдәм итә торган мавыктыргыч программа әзерләдек.
Катнашу өчен планлаштырылган продукция турында электрон почта адресына алдан
хәбәр итүегезне сорыйбыз:
visit.elabuga@tatar.ru