«Без срока давности»халыкара иншалар конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды.

2026 елның 27 феврале, җомга

2026 ел « Без срока давности » халыкара иншалар конкурсының төбәк этабы тәмамланды.

Ярышларда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче

укучылар, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Шатланып сәләтле катнашучыларыбызның уңышлары белән уртаклашабыз: В. Г.

Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Камалова

Лиана 5-7 нче сыйныф укучылары арасында призер булды.. Аның «Русские не сдаются»

дигән әсәре жюрины тирән фикер һәм эчкерсезлеге белән таң калдырды. Лиананың

остазы-рус теле һәм әдәбияты укытучысы Архипова Ольга Аркадьевна.

Иске Тимошкино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Тербукова Ольга 10-11 сыйныф

укучылары категориясендә «Времен связающая нить»эше белән призлы урын алды.

Ольганың иншасы уйланылган композиция һәм темага мәгънәле якын килү белән аерылып

торды. Остазы-рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тербукова Нина Анатольевна.

Призерларны һәм аларның остазларын лаеклы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз!

Аларның хезмәте, иҗади эзләнүләре һәм әдәби сүзгә бирелгәнлеге төбәк дәрәҗәсендә

лаеклы танылу китерде.

Лиана белән Ольгага алга таба да иҗади җиңүләр, илһам һәм якты идеяләр телибез!

Педагогларга осталыклары, сабырлыклары һәм яшь талантларга ярдәм итүләре өчен

аерым рәхмәт. Мәктәп укучылары үсешенә керткән сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Бу

конкурстагы уңыш зур казанышларга ирешү юлында яңа старт булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International