Жюри әгъзалары Иске Тимошкино авылы мәдәният йортында булдылар, анда Яңа
Тимошкино, Иске Үзи, Иске Кыязлы һәм Беловка авылларыннан талантлы балалар
чыгышларын күрделәр.
Балалар тамашачыларга бай мәдәни мирасны күрсәтеп, төрледән-төрле номерла тәкъдим
иттеләр. Алар традицион халык такмаклары, дәртле җырлар һәм биюләр башкардылар,
милли уеннар уйнадылар, тамашачыларга ата-бабаларыбызның күңел күтәренкелеген һәм
гореф-гадәтләрен җиткерделәр.
Мондый чаралар мәдәни мирасны саклауга ярдәм итә, Туган якка мәхәббәт тәрбияли һәм
үсеп килүче буын арасында милләтебез өчен горурлык тудыра.