Аксубай районындагы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Кызыклы
дөньяда»интеллектуаль уен-викторина уздырдылар. Чара төрле белем өлкәләрен
колачлады-әдәбияттан алып тарихка , фәннән алып сәнгатькә кадәр. Балалар актив
рәвештә җавап вариантлары турында фикер алышты, бер-берсенә ярдәм итеп түземсезлек
белән нәтиҗәләр игълан ителүен көттеләр. Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын
киңәйтеп кенә калмый, ә логик фикерләүне, командада эшли белүне һәм яңа белемнәргә
омтылуны да үстерә.