Хәрбиләргә 4 автомобиль техникасы, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, антидрон
пулялар һәм туганнарыннан күптән көтелгән посылкалар тапшырылды.
Сәфәр барышында делегация вәкилләре якташлары белән очрашты, аларны Ватанны
саклаучылар көне белән котлап гаиләләреннән һәм Аксубай районында яшәүчеләрдән
ярдәм сүзләрен җиткерделәр. Алынган техника инде подразделениеләр карамагына
тапшырылган. Хәрби хезмәткәрләрнең кәефе сугышчан.
Аксубай районында яшәүчеләрнең барысына да битараф калмыйча, ярдәмчел булулары
һәм сугышчыларыбызга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Һәркемнең ярдәме-бүген
Ватаныбызны саклаучылар өчен туган йортның кайгыртучанлыгы һәм җылысының бер
өлеше.
Бергә без-көч!