2026 елның 28 февралендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Халыклар
дуслыгы йорты Александр Васильевич Котков исемендәге XXXV республика рус
хор музыкасы фестивален кабул итте. Бу музыкаль бәйрәм бөтен республикадан
традицион хор культурасын яратучыларны һәм башкаручыларны җыйды.
Фестивальдә үз иҗатын тәкъдим иткән иң күренекле коллективларның берсе-
Аксубай район мәдәният йортыннан «Раздолье» рус җыры ансамбле. Коллектив
матур чыгыш ясады, үз осталыгын күрсәтте.
‼Ансамбльнең җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре, талантлы педагог Марина Анатольевна Царегородцева. Аның
профессиональлеге һәм рус хор сәнгатенә мәхәббәте ансамбльгә югары башкару
дәрәҗәсенә ирешергә һәм тамашачыларның йөрәкләрен ихласлыгы белән
яуларга мөмкинлек бирде.