Яшьләр, бердәмлек һәм яхшы ихтыяр елына багышланган “Туган илем гүзәллеге”
муниципаль рәсем һәм фотосурәтләр конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурсны үткәрү урыны: Аксубай муниципаль районы «Аксубай балалар сәнгать
мәктәбе» өстәмә белем бирү МБУ, Совет урамы, 2йорт.
Үткәрү сроклары: эшләр кабул итү 20.02.2026- 30.09.2026 елга кадәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү 03.11.2026 ел.
Конкурста катнашуга Аксубай муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе,
изостудия, гимназия, лицей, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары чакырыла.
Иҗади яшьләр.
Яшь категорияләр:
- кече төркем - 7-9 яшь
- уртача төркем - 10-12 яшь
- зурлар төркеме - 13-15 яшь
- олылар төркеме - 16-35 яшь
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
- рәсем
-фотография
Конкурска тапшырылган эшләргә таләпләр
Рәсем А3 форматында булырга тиеш. Конкурста катнашучылар рәсем, графика,
композиция эшләрен башкаралар, рәсем техникасында (акварель, тушь, төсле
карандашлар, акбур һ.б.). Түбәндәге темаларның берсенә караган
рәсем,фотография конкурс эше дип таныла:
"Җанга якын урын»;
- "Россия-бөек илебез".
"Рәсем" номинациясенә караган иҗади эшләр Аксубай шәһәр тибындагы поселогы
"Балалар сәнгать мәктәбе" МБУ 2 нче йорт адресы буенча кабул ителә. "
Фотография" номинациясе эл.почта аша aksu_dshi@mail.ru