Яз бәйрәме алдыннан район мәдәният йортында җыелган барлык хатын-кызларны
үзләренең чыгышлары белән хореография коллективлары, вокалистлар,
музыкантлар сөендерде. Сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары үз
куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.