Район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендә район Советы һәм Башкарма
комитетының структур бүлекчәләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре
башлыклары катнашында атналык киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында йөкләмәләр буенча беркетмә пунктлары каралды һәм
гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләреннән
оператив хәл турында докладлар тыңланды. Катнашучылар 2025 елда грантларны
гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар, гамәлдәге проектларны
һәм аларның киләчәк үсеш перспективаларын билгеләп үттеләр. Социаль
контрактның яңа юнәлешләренә-гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларына
аерым игътибар бирелде. Ассызыкланганча, ярдәмгә мохтаҗ һәркем өчен бу
чараның үтемлелеген тәэмин итү мөһим.
Урманчылыкның эше турында хисап тыңланды: районның урман байлыкларын
саклау һәм арттыру мәсьәләсе аерым контрольдә кала. Кәкре Күл авыл җирлеге
башлыгы узган елгы эш йомгаклары турында сөйләде һәм киләчәккә планнары
белән уртаклашты.