«Язгы могҗиза».

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

8 Март алдыннан «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә балаларны һәм

әниләрне бәйрәмгә җыйдылар. Балалар өчен сабын кайнату буенча мастер-класс

оештырылды :кечкенә куллары белән төсләрне куштылар, форма сайлагадылар,

ялтыравыклар өстәделәр! Һәр бала яраткан әнисе өчен үзенең иң хуш исле һәм матур

сабынын булдырды .

Балалар иҗат иткән арада, әниләр психолог җитәкчелегендә үз-үзләренә сәяхәткә китте-

арт-терапия дәресе аларга бераз сулыш алырга, хатын-кызлар даирәсенең җылысын һәм

ярдәмен тоярга ярдәм итте.

Ә аннары тылсым башланды. Бөек постта һәм изге Рамазан аенда, яхшылык эшләү аеруча

мөһим вакытта, гаҗәеп кешеләр – Аксубайның бьюти-сферасы вәкилләре килде. Чын

гүзәллек феялары: чәчтараш Наталья Титова, косметолог Гүзәл Бикмөхәммәтова, керфек

үстерү остасы Энҗе Закирова, массажчы Лилия Әхмәтҗанова, маникюр остасы Алинә

Гайнуллина безнең бүлеккә ком терапиясе өчен өстәл бүләк иттеләр – хәзер балаларның үз

кечкенә ком иле булачак.

Чәчәкләр феясы – шәхси эшмәкәр Динә Шакирова-кызларга нәфис лаләләр бүләк итте, ә

малайларга татлы бүләкләр тапшырды. Балаларның күзләре язгы кояштан да яктырак иде!

«Йөрәктән йөрәккә» акциясендә катнашучыларга үзәк директоры Тәнзилә Габдрахманова

рәхмәт белдерде.

Беләсезме, нәрсә аеруча кыйммәтле? Безнең районда төрле милләт һәм төрле дин

кешеләре дус һәм тату яши. Һәм мондый мизгелләр – иң яхшы дәлил: яхшылык

үзенекеләргә һәм чит кешеләргә бүленми, ул йөрәкләрне берләштерә, - дип билгеләп үтте

җитәкче.

Аннары балаларыбызның әниләре тырышып бүләкләр тудырган балаларны күзәтү,

сюрпризларга ничек шатланулары,бәйрәмнең чын күңелдән килеп чыгуы турында

фикерләрен кертеп җылы рәхмәт сүзләре яздылар.

Язгы могҗиза шул инде – бергә иҗат итү, бергә шатлану, бергә дөньяны яхшыракка

әйләндерү. Моңа өлеше кергән һәркемгә рәхмәт!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International