Аксубай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы рәислегендә район прокуроры һәм җәмәгать иминлеген

тәэмин итүче төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында мөһим чара — Аксубай

муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Утырышта катнашучыларның төп игътибары мәгариф учреждениеләренең

террорчылыктан саклану мәсьәләләренә юнәлтелде. Мәктәпләрнең һәм балалар

бакчаларының имин эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы

турында фикер алыштылар.

Катнашучылар шулай ук район территориясендә миграция торышы

мәсьәләләрен карадылар, мөмкин булган куркынычларны булдырмау өчен барлык

кызыксынган якларның гамәлләрен координацияләүнең мөһимлеген билгеләп

үттеләр.

Фикер алышуларның аерым темасы авыл җирлекләре башлыклары

тарафыннан халык арасында террорчылыкны һәм экстремизмны

профилактикалауга кагылды

Утырыш нәтиҗәләре буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International