Аксубайда урман-техника тармагы вәкилләре белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.

2026 елның 6 марты, җомга

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең өч мәктәбе базасында 9 нчы сыйныф

укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. Укучылар урман-техника

тармагында уку һәм эшләү перспективалары белән таныштылар. Чарада Лубян

урман-техник колледжы һәм Аксубай урманчылыгы вәкилләре катнашты. Көллият

директоры Фәхразиев Рим Фазыл улы укучыларга керү шартлары һәм

кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде. Ул булачак белгечләрне әзерләү

юнәлешләре , уку йортын матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре белән

таныштырды .

Укучылар колледжның өч белгечлек буенча әзерлек алып баруын белделәр:урман

һәм урман-парк хуҗалыгы, ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык

исәбе.

Көллиятнең беренче курс студенты, Аксубай 3 нче урта мәктәбен тәмамлаган

Краснова Аннаның уңыш тарихы хикәягә якты өстәмә булды. Ул уку турындагы

тәэсирләре белән уртаклашты һәм студентларның бай тормышы турында

сөйләде, укучыларны һөнәр сайларга рухландырды.

Тармакта эшнең практик ягы турында Аксубай урманчылыгының җитәкче-

урманчысы Илмухин Андрей Александрович сөйләде. Ул район мәктәпләре

укучыларының экология мәсьәләләрендә актив позициясен билгеләп үтте һәм

алда торган чараларга җентекләп тукталды: урман культуралары, урманнарны

саклау, урман хуҗалыгы эшләре һәм табигатьне саклау акцияләре.

Очрашу тугызынчы сыйныф укучыларына беренче кулдан актуаль мәгълүмат

алырга,кызыксындырган сорауларны бирергә һәм урман-техник профильле

һөнәрләрнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Балалар

төбәктә эшкә урнашу перспективалары һәм табигатьне саклау эшчәнлегенең

әһәмияте турында белделәр.

Һөнәр сайлау-уңышлы киләчәккә җаваплы адым. Мондый һөнәри юнәлешле

очрашулар укучыларга аңлы рәвештә карар кабул итәргә һәм һөнәри

мөмкинлекләрнең күптөрлелеген аңларга ярдәм итә.

Оештыручылар Лубян урман-техник колледжы һәм Аксубай урманчылыгы

вәкилләренә эчтәлекле әңгәмәләре һәм үсеп килүче буынның һөнәри

үзбилгеләнүенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International