Сезгә хәбәр итәбез, район мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт үткәрелү
сәбәпле, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңа
адрес буенча күченде: Аксубай штп, Октябрь ур., 46 йорт (күпфункцияле үзәк
бинасы).
ЗАГС бүлегенең эш графигы:
Халыкны кабул итү: 8:00 дән 17:00 гә кадәр
Төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр
Ял көне: шимбә, якшәмбе.
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе - барлык мәсьәләләр буенча.
Пәнҗешәмбе-архив көне: бу көнне кабул итү алып барылмый.
Җомга: беренчел теркәлү: үлем, туу, никахлашу, ата булуны билгеләү һәм уллыкка
алу гамәлгә ашырыла.
Шунысы мөһим: үлемне, тууны, никахлашуны беренчел теркәү теләсә кайсы эш
көннәрендә башкарыла.
Белешмәләр өчен телефон: +79083339689