Кадерле Аксубай районы хатын-кызлары! Сезне чын күңелдән яз, матурлык, мәхәббәт һәм наз бәйрәме - Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйм!

2026 елның 8 марты, якшәмбе

Бу көн безнең өчен аеруча кадерле, чөнки без аны һәркем тормышында иң мөһим

кеше – Әни бәйрәме белән бәйли. Сезнең мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз,

зирәклегегез – безнең иминлегебезнең һәм көчебезнең нигезе ул.

Бүген мин үз хезмәтләре белән якты киләчәкне якынайткан- Бөек Җиңү истәлеген

саклаучы ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт һәм котлаулар

юллыйм.

Уллары һәм ирләре бүген Ватаныбызны саклаучы көчле хатын-кызларга котлау

сүзләре җиткерәсем килә. Сезнең ярдәм һәм ышаныч-безнең яклаучыларга

таяныч. Катлаулы вакытта батырлык һәм ныклык күрсәтүче МХОда һәлак

булганнарның хатыннары һәм әниләре каршында баш иябез.

Рәхмәт сүзләре һәм изге котлаулар хатын-кыз волонтерларга. Алар безнең

яклаучыларыбыз белән бергә тылда Җиңү коралар, бөтен ихтыяҗларын белеп

солдатларга кирәк булганның барысын да кулларыннан килгәнчә эшлиләр.

Аксубай районының көндәлек хезмәте, кайгыртуы һәм яратуы белән

гаиләләребездә ямь һәм гармония тудыручы, балалар тәрбияләүче,

җитештерүнең төрле тармакларында эшләүче, туган районыбызның икътисадый

үсешенә һәм чәчәк атуына шәхси өлеш кертүче барлык хатын-кызларын бәйрәм

белән котлыйбыз. 8 Март көне сезнең өчен шатлык, якыннарыгызның җылысы һәм

игътибары белән тулы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык

башлангычларда уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International