2025 елның 6 мартында Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы территориясендә муниципаль хезмәткәрләрнең 2026 елгы чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды. 12 муниципаль район чаңгычылары чаңгыда иң яхшылар булу хокукы өчен көрәштеләр. Хатын-кызлар 1 км, ә ир-атлар 3 км дистанциядә көч сынаштылар. Аксубай муниципаль районы җыелма командасы гомуми зачетта бишенче урынны алды. Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Кондратьева Кристина Валерьевна шәхси зачетта 2 нче урынны алды! Ура! Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!!!