«Мечта " приютында тәрбияләнүчеләр концерты.

2026 елның 10 марты, сишәмбе

«Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Халыкара хатын-кызлар көненә

багышланган бәйрәм концерты әзерләделәр. Программада әни һәм яз турында

җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, шулай ук бию номерлары башкарылды.

Гитарачыларның номеры тамашачыларда аеруча соклану уятты - аларның

ихласлыгы һәм тырышлыгы беркемне дә битараф калдырмады.

Залда приют хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар һәм балаларның туганнары бар

иде. Концерт балалар кулы белән ясалган бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

«Мондый чаралар балалар өчен бик мөһим - алар үз хисләрен белдерергә өйрәнә,

үз-үзләренә ышаныч уята һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итә», —дип

билгеләп үтте приют директоры Любовь Михайловна Старшинина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International