Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2026
елның 12 мартында 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы
буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика
территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә
эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан)
территориаль бүлегендә Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында
түбәндәге адрес буенча: Нурлат ш., Мәктәп урамы,10нчы йорт, барлык
теләүчеләргә-2-08-83, 2-05-38, Әлки районында-884346-2-10-89, Аксубай
районында 884344-2-74-55 номерлары буенча консультацияләр бирәчәкләр
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә
эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр " көнендә консультациядә көтәбез!