Чираттагы аппарат киңәшмәсендә муниципалитет эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре каралды.

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге чираттагы аппарат

киңәшмәсендә Совет һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, район

оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында

эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә башланыр алдыннан район архивы бүлеге тарафыннан һөнәри бәйрәм

— Россиядә ел саен 10 мартта билгеләп үтелә торган архивлар көненә

багышланган тематик күргәзмә оештырылды. Архив хезмәткәрләрен бәйрәм белән

котлыйбыз һәм район тарихын саклап калу буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт

белдерәбез.

Киңәшмә барышында структуралар һәм ведомстволар вәкилләре докладлар

белән чыгыш ясады. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма

комитеты җитәкчесе Рузилә Равил кызы Бәширова партиянең 2025 елгы

эшчәнлегенә йомгак ясады. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәхим Хәмәт улы

Кәбиров ышанып тапшырылган территориядәге эш йомгаклары турында сөйләде.

Бары тик барлык структуралар һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлегендә

генә без куелган бурычларны оператив хәл итә алабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International