Очрашу барышында пай җирләре белән эш итү, район паркын реконструкцияләү,
шулай ук гражданнарның торак проблемаларын хәл итү мәсьәләләре буенча
мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды, аларның һәркайсы буенча
җентекле аңлатмалар һәм җаваплы белгечләргә йөкләмәләр бирелде. Район
җитәкчелеге гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне дәвам итә һәм халык белән
ачык диалогка омтыла.
Барлык халыкка актив гражданлык позицияләре һәм ышанычлары өчен рәхмәт
белдерәбез. Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе
көннәрендә үткәрелә.