Кырым язы.

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге

төркем балалары өчен «Кырым язы» тематик чарасы узды.

Педагог Наталья Енизеркина балаларга тарихи вакыйганың әһәмияте —

Кырымның Россия белән кушылуы турында сөйләде. Аның презентациясе

балаларга бу көннең илебез өчен мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Лариса Бикмурзина һәм фондларны

саклаучы Рәмзия Хәйретдинова чараның кунаклары булдылар. Алар балалар өчен

гипс асмаларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар зур мавыгу

белән үзләренең Кырым язы кебек якты һәм кояшлы кәефләрен буяулар аша

җиткерү өчен фантазия күрсәттеләр.

Чара «Кырым язы»коллектив плакатын булдыру белән тәмамланды. Һәр

катнашучы плакатны рәсемнәр һәм лаләләр белән бизәп, гомуми эшкә үз өлешен

кертте. Бу иҗат процессы дуслык һәм бердәмлек үрнәгенә әверелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International