«Кем булырга? " профориентация программасы кысаларында«Мечта» социаль
приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районы почта бүлекчәсендә экскурсиядә
булдылар. Балалар почтальон һөнәре белән якыннан таныша алдылар. Алар
хатларның һәм посылкаларның ничек сортлаштырылуын һәм китерелүен, бу эш
өчен нинди күнекмәләр һәм сыйфатлар мөһим булуын белделәр.
Почта хезмәткәрләре үзләренең осталык серләре белән уртаклашып балаларның
барлык сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия азагында тәрбияләнүчеләр
үзләре хат язды һәм, процессның барлык нечкәлекләрен үзләштереп, якыннарына
хатлар җибәрделәр. Бу очрашу балаларга һөнәр үзенчәлекләрен яхшырак аңларга
һәм үзләренең киләчәкләре турында уйланырга ярдәм итте.